Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркоситуация белән хәл яхшы якка үзгәрми

2020 елның беренче яртыеллыгында наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше өлкәсендәге ситуция белән Лениногорск эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге өлкән оперуполномоченные Гөлназ Фәттахова таныштырды.

Аның сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә әлеге өлкәдә барлыгы 51 җинаять теркәлгән, 34 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән.

Гөлназ Фәттахова билгеләвенчә, хәзерге вакытта җинаятьчеләр күбрәк синтетик наркотик һәм психотроп матдәләр белән эш итәләр, аларны җитештерү кирәкми, бу матдәләр әзер рәвештә кулланыла. Ярты ел эчендә Лениногорскида наркопритоннар булу ачыкланмаган. Шулай да шик төшкән ике фатир бүген хокук сакчыларының күзәтүе астында тора.

Лениногорскига наркотик матдәләр башлыча автотранспорт белән, күбрәк  Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән кайтартыла.  Аларның күп очракта “закладка” юлы белән таратылуы җинаятьләрне чишүдә зур проблема тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев