Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сугыш һәм хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Сугыш һәм хезмәт ветераны Пелагея Ефимовна Рукавишникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Югары Ослан районы кызы безнең районга нефть шәһәре төзелә башлагач килә. Карабаш авылында Дмитрий Николаевич белән таныша.
Гаилә корып, күп еллар нефть-газ чыгару идарәсе системасында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Алар 60 ел бергә яшиләр инде. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Һәрвакыт янәшәдә оныклары Һәм оныкчыклары.

Юбилее белән котларга килгән 2нче мәктәп укучыларына үткәннәре турында сөйләделәр. Балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм бары тик яхшы эшләр генә эшләргә өндәделәр. Юбилярларны 4 нче ТОС вәкилләре дә котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга бүләк һәм РФ Президенты В. В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

фото:Мария Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев