Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида уку урыннары ярминкәсе үтте

Лениногорск Мәдәният сараенда, Мәшгульлек үзәге Лениногорск мәгариф идарәсе белән берлектә 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.

 

Бу һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару максатыннан үткәрелде.

Ярминкәдә 5 уку йорты катнашты: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогия колледжы, Бөгелмә медицина училищесы, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы.

Уку йортының һәр вәкиле факультетлар, белгечлекләр, керү һәм кабул итү шартлары, уку өстенлекләре һәм  студентлар тормышы, сәләт һәм талантларны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Укучылар игътибарын эчтәлекле күрсәтмә баннерлар һәм стендлар, буклетлар һәм керү шартлары язылган белешмәлекләр җәлеп итте. Шулай ук уку йортларының программалары һәм белгечлекләре белән танышу өчен видеороликлар кулланылды.

Уку урыннары ярминкәсендә Лениногорск муниципаль районның 850 укучысы катнашты.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку урыннары ярминкәсе