Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узган В.Д. Шашин исемендәге республикакүләм конференция катнашучылары географиясе киң

Шәһәребезнең 5нче мәктәбендә СП «Татнефть-Добыча» «Лениногорскнефть» идарәсе ярдәме белән В.Д. Шашин исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция  катнашучылары - мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары.  Алар ныклы әзерлек белән килделәр, алдан кирәкле мәгълүмат эзләделәр, өйрәнделәр, эксперт комиссиясенә фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәсен тәкъдим итү өчен тырыштылар.

Конференция  ZOOM платформасында үтте.

В.Д. Шашин исемендәге фәнни-гамәли конференция яшь уйлап табучылар һәм эрудицияле мәктәп укучылары һәм студентлар өчен матур традициягә әверелде. Быел алар Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Сарман, Яңа Чишмә, Мөслим, Спас районнары һәм Казан шәһәреннән  иде.

Эксперт комиссиясе хөкеменә 120дән артык эш тәкъдим ителде. 11 секциядә табигый фәннәр, әдәбият һәм тел белеме, экология, туган якны өйрәнү, этнография һәм рус һәм татар телләрендә тарих, социология, психология, икътисад, информатика, техник иҗат, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү юнәлешләре буенча тикшеренү проектлары каралды.

"Химия һәм биология" секциясендә чыгыш ясаучылар «Татнефть» биолабораторияләрендә үсентеләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

- Эксперт буларак берничә ел конференциядә катнашам, - ди  ЦОБ корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Алия Хәкимова. - Шунысын да билгеләп үтәсем килә, балаларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Фәнни мәгълүматларга таянып, алар үз фикерләрен дөрес итеп җиткерәләр. Укучылар, бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары, һөнәри яктан ориентлашкан һәм киләчәктә нинди һөнәр сайлаячакларын беләләр. "Татнефть" компаниясендә презентацияләр һәм докладлар төзү өлкәсендә компетенцияләр формалаштыруга зур игътибар бирелә. Гомумиләштереп караганда, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен җиткерә, үзең турында белемле белгеч буларак белдерү. Хәзерге вакытта бу күнекмәләрдән башка уңышка ирешү һәм карьера баскычыннан күтәрелү авыр. Фәнни-гамәли конференция һәркемгә үзен күрсәтергә, ораторлык сәнгатендә тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, - ди Алия Хәкимова.

Эксперт комиссиясенең  билгеләп үткәнчә, конференция эшендә җиңелүчеләр  юк. Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә төрле һәм бүләкләүләргә  лаек. Мондый форумнарда катнашу яңа проектлар булдыруга рухландыра.

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция В.Д.Шашин исемендәге конференция