Лениногорскида яшәүче ял итү урынын ямьсезләүләренә битараф калмаган
Лениногорскида яшәүче “Халык контроле”нә Максим Горький исемендәге паркта эскәмияләр һәм чүп савытларының төрлечә буяп бетерелгән булуы турында хәбәр иткән.
Төрлечә ямьсезләп буялган чүп савыты һәм эскәмияләр ял итү урынын ямьсезләп торуын әйткән, буяуларын сөртеп алуны үтенгән. Аның мөрәҗәгате тиешле оешмаларга җибәрелгән. Берничә көннән парктагы эскәмияләр, чүп савытлары буяудан арындырылган. Шәһәр урамнары, ял итү урыннарының торышына битараф булмаучыларга Лениногорск Башкарма комитеты рәхмәтен белдерә. Шушындый хәлләргә тап булган очракта 8(85595)5 6 12 телефонына шалтыратуны сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев