Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Юнысовлар гаиләсе  алтын юбилейларны билгеләп узды

17 майда ЗАГС  бүлегендә Мингата Фатыйх улы һәм Галия Сабирҗан кызы Юнысовлар  өчен тантаналы Мендельсон маршы яңгырады. 


Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Үсеп килүче буынга, үзләренең оныкларына бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар.

Бу көнне бу гаилә туганнары һәм якыннарыннан бик күп җылы сүзләр кабул итте. Гореф-гадәт буенча юбилярлар Лениногорск районы гаилә тормышын билгеләп үтүче юбилярларының мактаулы китабына имзаларын куйдылар, анда аларның исемнәре кертелде.


Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова катнашты.

Алар үзләренең котлау сүзләрендә Юнысовлар гаиләсен шундый истәлекле вакыйга белән котладылар, озак елларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр һәм юбилярларга рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр һәм никах теркәү турында юбилей таныклыгын тапшырдылар.

Фотолар: ЗАГС бүлеге


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев