Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы Нәүрүз бәйрәменә Азәрбайҗаннан биючеләр килде

Лениногорскида бүген Нәүрүз бәйрәме узды. Анда Азәрбайҗан Республикасыннан махсус кунаклар - бию ансамбле дә катнашты.

Бүген кояш елмаймаса да, юеш кар явып торса да, яз җитүе һәркемдә сизелә.

Шәһәрдә  яшәүче милли диаспоралар һәм Мәдәният сарае бәйрәмне уздыруга өлеш керттеләр. Азәрбайҗан диаспорасы Нәүрүз бәйрәменә махсус ризык - сүмәләк пешергәннәр.

Бер шәһәрдә төрле милләт вәкилләре дус-бердәм булып яшәүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. 

Театральләштерелгән күренештә Кыш бабайны яз гүзәле Нәүрүзбикә үзенең дуслары белән җиңде, Кыш бабай үз урынын аңа тапшырды.

"Зиләйлүк", Илгизә Галләмова чыгышлары бик матур иде.

Азәрбайҗан Республикасыннан килгән махсус кунаклар - бию ансамбле егет-кызлары үзенең сокландыргыч биюләре белән бәйрәмне бизәде.

Шашлык, пылау пешерделәр.

Балалар спорт уеннарында катнашты.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X