Реклама
Лениногорскилы социаль челтәр аша чүп контейнерлары территориясен чистарту буенча шикаять язган.
- Стадионный переулогында юл буенда чүп контейнерлары тора. Мәйданчыкны кардан чистартып, контейнерларны кире үз урынына кайтарырга кирәк, - дип яза.
Лениногорск Башкарма комитеты әлеге шикаятьне игътибарга алды һәм “Мехуборка”, “Оникс” җәмгыятьләре чүп контейнерлары мәйданчыгын кардан чистарты.
Территорияне чистарту һәм төзекләндерү буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә аласыз. 8(85595) 5-06-12 (приемная).
#Лениногорск#жалобыжителей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз