Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы үз хокукларын яклый алган

Лениногорскилы үзенең этенә шәһәрдәге бер кибеттән 4 мең 990 сумга GPS-трекер һәм әлеге җиһаз өчен SIM-карта сатып ала.

 


Бу җиһаз этнең кая китүенә карамастан, муенга беркетелгән заманча технология аны табарга мөмкинлек бирәчәк икәнлеген  гарантияли. Хуҗа кеше, Wi-Fi кулланып, мобиль кушымта аша, этнең күчеп йөрүе турында бина эчендә булып та белә ала.

Товарны сатканда,  кибеттәге сатучылар аның төзеклеген тикшермиләр, чөнки аның “зарядкасы” тулысынча утырган була. Сатучы товар, инструкция һәм 12 айга гарантия талонын тапшырган.

Сатып алган көнне гражданин П. трекерны “заряжать” итә, җайланманы тикшергән вакытта ул локацияне күрсәтмәвен һәм тиз арада батареясы утыруын ачыклый.

Икенче көнне кулланучы кибеткә барып, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итә, тик моны эшләүдән баш тарталар. Закон нигезендә, трекерның сыйфатын тикшерү өчен кабул итәләр, тикшерәләр дә кулланучы белдерелгән дефектның расланмавы хакында әйтәләр. Әмма товарны кибет сатучысы да тикшереп карый, трекерда шул ук җитешсезлекләр кабат ачыклана. Нәтиҗәдә, товарны кабаттан сыйфат тикшерүе үткәрүгә җибәрәләр.
Кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен претензия тәртибендә җиткерә. Тик аны компания җитәкчелегенең претензиягә җавабы аптырашта калдыра. Хатта гарантия ремонтын үткәрү өчен бирелгән «телефон»ның төзек булуы күрсәтелә. Алга таба сөйләшүләр бернинди дә нәтиҗәгә китерми.

Кулланучының таләбен үтәүдән баш тартканлыктан, гражданин П. үз мәнфәгатьләрен судта якларга карар кыла. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучыга судка дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм күрсәтә.

Дәгъва гаризасында кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтару, неустойка түләтү, зыянны каплау һәм әхлакый зыянны түләтү буенча таләпләр куя. Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, суд сатучыдан кулланучы файдасына суд тарафыннан бирелгән сумманың илле проценты күләмендә штраф түләттергән.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев