Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар дәвалаудан канәгатьме?

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү канәгатьләнерлекме? Медицина-санитар часте поликлиникасында үткән "түгәрәк өстәл"дә шул хакта сөйләштеләр. Анда "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе хезмәткәрләре, башкарма комитет, хастаханә җитәкчелеге, табиблар һәм дәваланучылар катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә катнашырга килгән пациентларны ул көнне аерым игътибар белән тыңладылар. Берәү анализга кан тапшыру кабинетынында озын чиратка һәм бары тик бер...

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү канәгатьләнерлекме? Медицина-санитар часте поликлиникасында үткән "түгәрәк өстәл"дә шул хакта сөйләштеләр.
Анда "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе хезмәткәрләре, башкарма комитет, хастаханә җитәкчелеге, табиблар һәм дәваланучылар катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә катнашырга килгән пациентларны ул көнне аерым игътибар белән тыңладылар.
Берәү анализга кан тапшыру кабинетынында озын чиратка һәм бары тик бер генә белгечнең эшләвеннән зарланды. «Әгәр дә анализ тапшырырга килгән авыруларны ике белгеч кабул итсә, бу проблема бөтенләй дә булмас иде», ди ул.
Өч дистә елдан артык «Лениногорскнефть» идарәсендә эшләп, бүген лаеклы ялга чыккан берәү килгән иде. Ул авырган вакытта һәрвакыт медицина-санитар частена мөрәҗәгать итүе һәм дәвалау курсын да шунда үтүе турында әйтте. Пенсиягә чыкканнан соң, аны үзәк район хастаханәсенә беркеткәннәр. Бу турыда канәгатьсезлеген табибларга җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк:
- Элек табибларда дәвалану эш урыны буенча билгеләнгән булса, хәзерге вакытта авыруларны хастаханәгә яшәү урыны буенча беркетәләр. Ләкин, пациентның теләге һәм хастаханәнең мөмкинлеге булган очракта, элек дәваланган хастаханәгә, үзе белгән табибларга яңадан кайтырга мөмкин. Моның өчен хастаханәгә килеп, гариза язу сорала,- дип аңлатты.
"АК БАРС-Мед" иминият компаниясе белгечләре медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерү максаты белән, халык арасында сораштыру үткәргән. Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыру үткәрелгән кешеләрнең яртысыннан артыгын хастаханәдәге чиратлар борчый.
- Бу өлкәдә проблемалар бар, тик алар хәл ителмәслек түгел. Бүгенге көндә табибка эләгә алмауның сәбәбе - белгечләрнең җитмәве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина