Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар праймеризда үз фикерләрен белдерәләр

“Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә кандидатуралар сайлап алу буенча лениногорскилылар фикерләрен белдерергә дип хисап участокларына килә.

Праймериз, беренче чиратта, кандидатлар белән танышу мөмкинлеге. Кандидатлар киләчәктә республиканың мәнфәгатен кайгыручы кешеләр булачак. Моны аңлап, белеп, лениногорскилылар алдан тавыш бирүдә катнаша. 1604102 хисап участогына сайларга килгән Светлана Илюхина да шундый фикердә  тора.

- Әлбәттә, сайларга кирәк лаеклы кандидатларны. Халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш. Мин сәяси вакыйгаларда катнашам, - Светлана.

Ул Лениногорск Пенсия фондында эшли. Аның фикеренчә, булачак депутатлар халык мәнфәгатен кайгыртып эшләсеннәр.

 "Ил-көннең тыныч, яшәү шартларының яхшы булуын телибез", ди. 

Шәһәрнең 5нче мәктәбендә урнашкан 1604102 хисап участок комиссиясе секретаре Венера Шагеева алдан тавыш бирүләр оешкан төстә бара, ди. "Иртәнге 8 дә хисап участогы эшли башлады. Кичке 8дә ябачакбыз, аннары санау эшләре башлана. 11.00 сәгатькә халыкның 20 проценты тавыш бирде", ди ул.

 

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев