Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Дари добро” җирле иҗтимагый оешмасы “Татнефть” грантлары конкурсында җиңүчеләр арасына керде

Белгәнебезчә, әлеге оешма физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен эшли. Оешма “Күңеле йомшак булганнарны яклау” – “Защита уязвимых слоев населения” номинациясендә җиңә.



-    Конкурста көндәшләр күп, таләпләр дә гади генә түгел. Ләкин бу җиңүгә омтылышны тагын да көчәйтә. Җиңү исә яңа эшләргә рухландыра. “Татнефть”нең Хәйрия фондына шундый социаль яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга булышкан өчен зур рәхмәт, - ди оешманың җитәкчесе Гүзәл Ногуманова.

Аның әйтүенчә, оешма “Уйнап үсеш алабыз. Үсешнең үзенчәлекләре” семинар-практикум проекты эшләнгән. Ул Лениногорск районы авыл җирлекләрендә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә кагыла.  Семинарда авыллардагы башлангыч белем бирү педагоглары да катнаша ала.

Гүзәл Ногуманова әйтүенчә, әлеге проект кирәкле белемнәр алырга ярдәм итәчәк. Өстәмә методик әсбаплар, белешмәләр, шулай ук “Дари добро” оешмасы белгечләреннән читтән торып консультация алуны да күздә тота. Әлеге семинар белем бирү юнәлешендә, 9 ай дәвамында балалар һәм әти-әниләрдән хуплау табачак.
-    Проект кысаларында белгечләр тарафыннан балаларны диагностикалау үткәреләчәк һәм семинарда катнашучылар өчен өй реабилитациясе планы төзеләчәк, - ди Гүзәл ханым.
Инвалид-бала тәрбияләүче ата-аналар әлеге проектта катнашырга теләсәләр, оешмага мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: 8 919-685-3059

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев