Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Дубки" мәктәп урманчылыгы экологияне саклауга өлеш кертә

Узган елның апреленнән Лениногорскиның 3 нче мәктәбе каршында “Дубки” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Табигатьне өйрәнү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның урман турында белемнәрен арттыру – бу оешманың төп максатлары.


Әлеге урманчылык бер уй-фикер, теләкләр белән янган укучылар берләшмәсе. Бирегә 5 - 9 нчы сыйныф егет-кызлары йөри, барлыгы 20ләп бала шөгыльләнә. Алар Лениногорск урманчылыгы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшли. Оешма хезмәткәрләре балаларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен үстерүдә зур ярдәм итә, үсентеләрне утырту тәртибе белән таныштыралар.

Узган елда “Дубки” урманчылыгы егет-кызлары мәктәп территориясендә 63 чыршы, 33 каен, 25 миләш, 10 нарат агачы утыртканнар. Даими рәвештә төрле акцияләр, бәйгеләр оештыралар. Экология темасына багышланган фото, рәсем, стенгазета, плакатлар конкурслары үткәрәләр. Анда мәктәп укучылары бик теләп катнаша. Кышкы чорда балалар сыерчык оялары, җимлекләр ясау белән шөгыльләнәләр. Аларны мәктәп яны һәм урман-паркы зонасы территориясендә урнаштыралар. Яшь урманчылар туплаган белемнәре белән уртаклашып, агитбригада кысаларында кече сыйныф укучылары алдында чыгыш ясыйлар.

Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резедә Мөхетдинова әйтүенчә, балалар республикакүләм бәйге, эко-проектларда актив катнашалар. “Урманнарны саклагыз”, “Чыршыкай, яшә”, “Кыш көне кошларны ашатыгыз” һәм башка шундый акцияләр игътибарсыз калмый . Макулатура, кулланылган батарейкаларны җыю эшләре дә алып барыла.

Фәнни-тикшеренү эшләре конкурсларында да уңышлары бар. Лениногорскиның яшь урманчылары “Бөтенроссия эковолонтер отрядлары” бәйгесендә “Урман волонтерлары” номинациясендә җиңүгә ирешкәннәр.

Узган елның июль аенда “Дубки” урманчылары Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына катнашкан.  Анда тест биремнәрен чишкәннәр, “Яшь урманчы” бәйгесендә катнашканнар, практик яктан белемнәрен күрсәткәннәр. Урманчылык җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл, мастер-класслар оештырылган. Слет нәтиҗәсендә Лениногорск егет-кызлары тирә-юньдә юл таба алу буенча белемнәрен күрсәтеп, экологик квестта 1 нче урын яулаганнар. Җитәкчеләре конференциядә катнашуы өчен диплом белән бүләкләнгән.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев