Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 13 нче мәктәбендә әниләргә багышланган бәйге узды

Аналарга булга чиксез мәхәббәт-хөрмәтне шәһәребезнең 13 нче мәктәбендә үткәрелгән "Әниләрне олыларга онытмыйк" исемле нәфис сүз ярышы тагын бер кат дәлилләде. Бәйгене оештыручы 13нче мәктәп педагоглары Л. Миннәхмәтова, Г. Билалова, Р. Вилданова, Г.Миндрахманова кунакларны якты йөз белән каршы алды. Бәйрәмне мәктәп директоры Т.Павлов ачып җибәреп, бу чараның бик кирәкле, мөһим булуын...

Аналарга булга чиксез мәхәббәт-хөрмәтне шәһәребезнең 13 нче мәктәбендә үткәрелгән "Әниләрне олыларга онытмыйк" исемле нәфис сүз ярышы тагын бер кат дәлилләде.
Бәйгене оештыручы 13нче мәктәп педагоглары Л. Миннәхмәтова, Г. Билалова, Р. Вилданова, Г.Миндрахманова кунакларны якты йөз белән каршы алды. Бәйрәмне мәктәп директоры Т.Павлов ачып җибәреп, бу чараның бик кирәкле, мөһим булуын искәртеп үтте.
Әниләр көненә багышланган зона күләмендәге бәйге шәһәрдә әле беренче тапкыр гына уздырыла икән. Анда Лениногорск һәм Бөгелмә районы мәктәпләренең V-VIII сыйныф укучылары катнашты.
Шигърият бәйрәме, җыр-бию белән үрелеп, бик җанлы үтте. Һәр катнашучы, иң җылы хисләрен шигырь юлларына салып, кадерле һәм якын кешесе - әнисенә мәхәббәтен, рәхмәтен җиткерергә тырышты. Юлтимер авылында яшәүче Алсу Мәшәрипова үзе язган хикәясе һәм шигъри юллары белән тыңлаучылар күңелен кузгатса, 5 нче мәктәп укучысы Руслан Әхмәдиев Р.Вәлиеваның "Әбине жәлләп кенә" дигән шаян шигыре белән барысын елмаерга мәҗбүр итте. Бу көнне Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Сәлисә Гәрәева, Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова, Нурия Сәлманова һәм башка шагыйрьләрнең әниләргә багышлап язылган әсәрләре яңгырады. Урмышлы мәктәбе укучысы Нәргизә Хисамиеваның үзе язган шигыре дә алкышларга күмелде. 11 нче гимназиядә укучы кызлар бәйрәмне шигырь генә түгел, матур җырлары белән дә бизәде.
Бәйге тәмамлангач, һәр катнашучы түземсезлек белән аның нәтиҗәләрен көтте. Жюри әгъзаларына - үзәк китапханәнең милли бүлеге хезмәткәре Розалия Мифтахова, мәгълүмати-методик үзәкнең милли эшләр буенча методисты Ландыш Рамазанова, язучы Рәмзия Габделхакова, шагыйрә Нурия Сәлмановага - кырыклап катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Чөнки балаларның барысы да бәйгегә зур әзерлек белән килгән иде. Нәтиҗәдә, беркем дә буш кул белән калмады. 14 укучыга беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге мактау грамотасы тапшырылды. Калган катнашучылар сертификат белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђнилђр кљне