Май бәйрәмнәре арасындагы көннәр ял көннәре булачак
Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз», — диде Путин коронавирус таралуга каршы комиссия киңәшмәсендә.
Яллар 1 майдан 3 майга - дүшәмбегә кадәр һәм 8 майдан 10 майга - дүшәмбегә кадәр туры киләчәк. 9 Май - Җиңү көне быел якшәмбегә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев