Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайда "Ягез әле, хатын-кызлар!" бәйгесе узды

Әлеге тамаша ике төркем арасында барды. Лаеклы ялдагылар командасы - "Сүнмәс дәрт", җирле үзидарә, мәдәният йорты, медицина хезмәткәрен берләштергәне "Әпипә" дип аталды. Әлеге кызыклы, һәм мәгънәле чараны оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Гыйльманова әйтмешли: "Жюрига гадел бәя бирергә сәләтле кешеләрне утырттык". Шулай итеп, гомерен мәдәнияткә багышлаган Наҗия Шәрифуллина, укытучылар Фәридә...

Әлеге тамаша ике төркем арасында барды.
Лаеклы ялдагылар командасы - "Сүнмәс дәрт", җирле үзидарә, мәдәният йорты, медицина хезмәткәрен берләштергәне "Әпипә" дип аталды. Әлеге кызыклы, һәм мәгънәле чараны оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Гыйльманова әйтмешли: "Жюрига гадел бәя бирергә сәләтле кешеләрне утырттык". Шулай итеп, гомерен мәдәнияткә багышлаган Наҗия Шәрифуллина, укытучылар Фәридә Хәбибуллина, Гамир Хәкимов элеге җаваплы эшне алып барды.
"Сүнмәс дәрт" төркеменең тамашачыны сәламләве үзенчәлекле иде. Сәхнә ачылганда, милли ризыклар куелган, җиз самавыр кайнап торган табында янында сөйләшеп утыру күренеше, тапкыр сүзләр, әлбәттә, татарны татар иткән җанга якын җырларыбыз яңгырый.
Ә "Әпипә" киленнәренең башында авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова тора. Әнә шулай авылны да кайгыртып, үзешчән сәнгатьне дә үз итеп яши белә ул.
Өч сәгатькә якын тамаша мизгел эчендә узгандай тоелды. Тамашачының бәйгедәгеләргә дәрт биреп торуын теге яки бу команданы яклап катнашуы - күнелле күренеш иде. Ә бүгенгә бәйрәм тәмам. Ярыш-бәйгеләр нәтиҗәсе тигез, димәк, дуслык җиңде.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев