Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы катнашында Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башлану уңаеннан татар телендә открыткалар чыгуы хакында хәбәр итте.

 

Республика Президенты шундый открыткаларның берсен Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Ак Барс» өчен җан атабыз һәм татар телен өйрәнәбез», — дип язган Миңнеханов.

Яңа открыткалар чыгару буенча әлеге проектны «Хатлар йорты» компаниясе гамәлгә ашыра. Аларның концепциясе татарча атамалар аша хоккейның асылын ачып бирүдән гыйбарәт. Открыткалардагы татарча сүзләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Алар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруны максат итеп куя. Открыткаларда күренекле хоккейчыларның фотолары, шулай ук аларның култамгалары чыгачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X