Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ЭКРАН КАРШЫНДА КҮПМЕ ВАКЫТЫН УЗДЫРА?

Россия укучылары экраннар каршында тәүлегенә 6-8 сәгать вакытын уздыра.

 

Укучыларның өчтән  бере (29%) экраннар каршында тәүлегенә 4 сәгатьтән дә ким утырмый. Смартфон алар арасында иң популяр гаджет булып тора. Ә 20% мәктәп укучысы телефонда 6-8 сәгать вакытын уздыра.

26% тирәсе укучы көненә 2-4 сәгать вакытын смартфонга багышлый. Һәр унынчы мәктәп укучысы 8-10 сәгать дәвамында телефонны кулыннан төшерми.

Укучыларның 6%ы экран каршында көненә 10шар сәгать вакытын үткәрә икән.

Смартфон укучылар арасында иң популяр җайланма булып тора. Сораштыруда катнашучыларның 71%ы  иң еш куллана торган гаджет дип аны атаса, 20% укучы күбрәк компьютерга өстенлек бирә.

Сораштырылучыларның 31%ы экран вакытын күңел ачуга багышлый. 16% мәктәп укучысы телефонны белем алу, ә 15% өстәмә белем алу өчен куллана.

Респондентларның биштән бер өлеше әйтүенчә, алар гаджет ярдәмендә аралаша.

Мәктәп укучыларыннан: “Дәресләрдә гаджетларны тыю кирәкме?” – дип тә сораганнар. Аларның 60% “тыярга ярамый”, “23%”ы “кирәк” дип җавап биргән. Ә 56%ы “бүгенге заманда электрон җиһазларсыз мәгълүмат алып булмый” дип җавап кайтарган.

http://yalkyn.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X