Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Җәйге чорда Россиядә яшәүчеләр өчен эш көне кыскартылырга мөмкин. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан.

 

Тәкъдим авторы сүзләренчә, җәйге эсселек физик һәм психологик яктан эшне катлауландыра. Өлкән яшьтәге кеше стресс, ару, эссе сугу һәм хәлсезлек тоярга мөмкин. Шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көнен кыскартырга кирәк. Шул ук вакытта Хәмзәев хезмәт хакын элеккечә калдырырга тәкъдим итә. Бу турыда RT хәбәр итә.

«Дәүләтнең төп бурычларының берсе  гражданнарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең җәйге чорда эш көнен бер сәгатькә кыскартуны, ә хезмәт хакын үзгәрешсез калдыруларын сорыйм», — диелгән хатта.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X