Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өмәдә Лениногорск ТОСлары активлык күрсәтте (ФОТОлар)

Узган шимбәдә шәһәр һәм районда өмәләр  гөрләде.  Төрле оешма-предприятие  хезмәткәрләре үз территорияләрен,  урамнарны  чүп-чардан арындыру, тәртип урнаштыру өчен тырышып  хезмәт куйды.

Шәһәрдәге территориаль  иҗтимагый үзидарәсе вәкилләре  һәм әлеге микрорайоннарда яшәүче активистлар бергәләшеп түбән сулыктагы территорияне җыештыруга үз өлешен кертте. 
- Саф һавада бераз эшләп керү үзе бер ләззәт инде. Мондый өмәләр үткәрү бик кирәк, дип уйлыйбыз. Үзебез  аларның һәрберсендә катнашырга тырышабыз,- диләр 7 нче һәм 11 нче ТОСС  активистлары Зөлфия Музеева белән Надия Әхмерова. 
Чүпли беләбез икән, үзебезгә җыештырырга да өйрәнергә кирәк шул.  Һәр атнаның сишәмбесе  санитар көн дип игълан ителде. Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

фото:Зилә Мөдәррисова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев