Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ҖОМГА ӨЙ ҖЫЕШТЫРЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Халык арасында дин белән бәйле төрле ышанулар бар.


Мәсәлән, җомга өй җыештырырга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
Алсу.

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Төрле ышанулар белән бәйле сораулар күп килә. Иң кызыгы — намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый, дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару хәерле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була. Гадәттә, бәйрәм алдыннан өйне җыештыру гадәте бар. Монда да җомгага кадәр бөтенесен пөхтәләп куйсаң, тагын да яхшы. Җомганы бәйрәм итеп уздырыгыз.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_7110%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев