Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пәхләвә пешереп карыйбызмы

Он - 450г 4 йомырка сөт - 70г май - 30г чәй содасы кузы чикләвеге - 90г май - 35г шикәр комы - 100г йомырка сарысы - 1 данә бал -300 г Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар...

Он - 450г
4 йомырка
сөт - 70г
май - 30г
чәй содасы
кузы чикләвеге - 90г
май - 35г
шикәр комы - 100г
йомырка сарысы - 1 данә
бал -300 г
Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар.
Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, шикәр комы өстәп болгаталар.
Җәймәләрнең һәркайсын эреткән атланмай белән майлап, өсләренә шикәрле чикләвек төше сибеп, майлаган табага берсе өстенә берсен куя баралар, алар табаның кырыеннан азрак чыгып торырга тиеш.
Аннары аскы җәймә белән өстәгесен сизелмәслек итеп кенә тоташтыралар да пәхләвәне үткен пычак белән шакмаклап яисә кыек шакмаклап кисәләр (аска каты киселми), өстенә йомырка сарысы сортеп, духовкада пешерәләр.
Пешкәндә кискән урыннарына җылы сыек бал сибәләр. Пешкән пәхләвәнең кисәкләрен бер-берсеннән аерып суыталар һәм чәй янына бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев