Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Писмәндә яшәүчеләр маршрут автобусын ешрак йөрүне сорый

Писмәндәге 1нче мәктәптә халык җыены кичке алтыда, 1нче һәм 3нче җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайоннарда яшәүчеләр белән тулы иде.

 

Җыенда шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, коммуналь хезмәте күрсәтү, гадәттән тыш хәлләр буенча оешмалар вәкилләре  катнашты. Әлбәттә,  2020нче елга планлаштырылган эшләргә йомгак ясалды.  Микрорайонда яшәүчеләрнең тормышын уңайлырак итүдәге эш эзлекле барганда уңай нәтиҗәләр күрергә була.

Писмәндә үткән халык җыенында өлкән яшьтәге  кешеләр, күп балалы, аз керемле гаиләләргә күрсәтелү турында сүз барганда, шәһәр башлыгы: “Коронавирус пандемиясе яшәү рәвешенә үз төзәтмәләрен кертте, бу чорда без, аеруча, караучысыз булган картлар, балаларның  яшәү шартларын сыйфатлы итүне күздән югалтмаска тиеш. Алар үз- үзләрен кайгырта алмый, ”- диде.
 Бу өлкәдә ТОСларның эшенә уңай бәя бирде.  Озак еллар  үзләре эшләгән, предприятиеләр таркалу сәбәпле, бүгенге көндә бернинди хезмәт оешмасында да беркетелмәгән өлкәннәр  Писмәндә -  216 кеше. Үзизоляция чорында аларга  азык-төлек, дарулар китерүне, хәтта газет-журналга яздыруны да  оештырганнар.

 Халык җыенында урамнарны, җәяүле юлларын чистарту мәсьәләсенә тукталдылар.

 Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә – урамнарда хуҗасыз этләрнең күп булуы. Кешеләр арасында, хуҗасыз калган этләрне машиналарга төяп теләсә кая ташлап калдыралар дигән  шомлы хәбәр йөргәнгә, бу хакта аңлатма бирелде. Лениногорскида этләр өчен махсус питомник булмау сәбәпле, аларны  Чаллы сыман зур шәһәрдәге питомникларга озаталар.  Бу питомникларда аларны, әгәр кирәксә –дәвалыйлар,”чип”лыйлар, стерилизациялиләр. Яңа хуҗа табу эшен дә үз өсләренә алалар. Кешеләрне бү турыда борчылмаска, хуҗасыз этләр турында тиешле урыннарга хәбәр бирергә куштылар.

Писмәндә яшәүчеләргә маршрут автобусы йөрешендәге җитешсезлекләр зур мәшәкать тудыра. Җыелган халык  проблеманы тиз арада  хәл итәргә кирәген  әйтте.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев