Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пластикны кабат куллануны арттырырга тәкъдим ителде

Россиядә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү материаллары составында икенчел чимал өлешен арттырырга кирәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин нефть, газ, химия тармагының стратегик үсеше буенча киңәшмәдә.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бөтен дөньяда парник газлары чыгаруны киметүгә җитди игътибар бирелә, калдыклар күләмен киметүгә таләпләр катгыйлана. Һәм, һичшиксез, безгә дә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү материаллары составында икенчел чимал өлешен арттырырга кирәк. Ресурсларга карата нәкъ менә шундый сакчыл карашны үстерергә кирәк», - диде Президент киңәшмәдә.

Киңәшмә барышында Путин шулай ук кечетоннажлы химия продукциясе җитештерүне арттыру кирәклеге турында белдерде. « Җитештерүнең гомуми күләмендә кечетоннажлы  - махсус химия продукциясе өлешен арттырырга кирәк. Һәм бүген, әлбәттә, бу уңайдан коллегалар, тәкъдимнәр ишетәсе килә», - диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев