Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин Татарстан волонтерына Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан волонтерына республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга һәм ирекле ярдәм итүчеләр мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

 

Татарстан пенсионеры Хөрия Халитова РФ Президенты Владимир Путинның бүген «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашуында дәүләт башлыгына пандемия вакытында ветераннарга күрсәткән ярдәм турында сөйләде.

«Сез шундый зур хезмәт башкарасыз, һәм ул хуплау, ярдәм итү өчен өчен лаеклы эш», — диде Владимир Путин. Ул күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәнен һәм аны туган көне белән котлавын да әйтте.

«Сез аңа шалтыратмадыгызмы, котламадыгызмы? — дип сорады Путин. — Шалтыратыгыз аңа, котлагыз. Аңа бик күңелле булачак. Сез якын арада әзерли торган проектлар буенча фикер алышыгыз, ул сезне хуплар дип ышанам. Сезгә җайлырак булсын өчен, аның ярдәмчеләре сезнең белән элемтәгә керер, сез аны туган көне белән котларсыз, ә ул сезнең эш барышында сезгә ничек ярдәм итү турында уйлар».

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X