Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин өйдән эшләү турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин өйдән эшләү турындагы федераль законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Законда каралганча, эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы. Эш бирүче шулай ук дистанцион эш режимына күчкән вакытта бирелә торган җиһаздан файдалану буенча хезмәткәргә инструктаж үткәрергә тиеш. Әлеге чорда эш бирүчегә хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча башка вазифалар йөкләнми.

Хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Закон шулай ук дистанцион хезмәткәрләргә командировка акчасы түләүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, ике эш көне дәвамында нигезле сәбәпләре булмаган килеш элемтәгә чыкмаган очракта, эш бирүче дистанцион хезмәткәрне эштән җибәрергә хокуклы.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/08-12-2020/vladimir-putin-yd-n-eshl-turyndagy-zakonny-imzalady-5791097

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев