Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең юбилее белән котлый

18 август – Лениногорск шәһәренә нигез салынган көн, бүген яраткан шәһәребезгә 65 яшь булды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлау җиткерә.

Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәр һәм район халкы! Барыгызны да чын күңелдән шәһәребезнең туган көне - юбилее белән котлыйм. 

Әлеге бәйрәм шәһәрдә яшәүчеләрне генә түгел, читтә булып, Лениногорскины үз Ватаны дип санаучыларны да берләштерә. Әлбәттә, шәһәргә нигез салуда, аны төзүдә катнашкан ветераннарга, олы буын вәкилләренә рәхмәт әйтәм.

Еллар уза барган саен, шәһәр тагын да ямьләнә, матурая, төзекләнә бара. Без бүген яңа йортлар калкып чыгуына шатланабыз. Төрле яклап төзекләндерү эшләре бара, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, юллар ясала. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә модернизацияләү бара. Спорт өлкәсендә уңышларыбыз арта. Авыл хуҗалыгы тармагы да уңай гына эшли, фермер хуҗалыклары барлыкка килә. Болар барысы да – безнең сезнең белән уртак эшләнгән эшләребез нәтиҗәсе.

Туган ягыгызга хөрмәтегез өчен сезгә рәхмәтлемен.

Кадерле лениногорскилылар, сезгә шушы якты бәйрәм көнендә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт казанышлары, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

 

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев