Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз әдәби марафонда катнашты. Башкаларны да чакыра

Тел, милләт, татар китабы дип җан атучылар язның беренче көнендә Лаеш районы мәдәният йортында бик мәгънәле, эчтәлекле, заманча чарада очрашты.


Анда онлайн-проект җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Әдәби марафончыларны котларга танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары – Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина, Нурания Җамали, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльвира Сафина, Рифат Сәлах килгән иде. Алар белән ныклы аралашу, бергәләп фотоларга төшү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Татарстан, Башкортстан Республикалары, Ижау, Омск шәһәрләреннән килгән 300 дән артык китап сөюче кунаклар арасында районыбыздан мин берүзем идем. Без гыйнвар аенда 21 көн буена татар язучыларының иҗатлары белән төркемдәге дусларыбызны таныштырып бардык. Тантанада һәммәбезгә дә бүләкләр – дипломнар тапшырдылар.

Газет укучыларга да #әдәбимарафон турында бераз аңлатып үтим әле. Бу марафон – IT – компания җитәкчесе, блогер, программист, шагыйрь, тәрҗемәче  Раил Гатауллин җитәкләгән “ВКонтакте” челтәре кысаларында 2017 елдан башлап үткәрелә торган онлайн-проект, әдәби бәйге ул. Аның максаты – милләттәшләребездә татарча китап-журналлар укуны гадәткә кертүне формалаштыру.

Чараның кагыйдәләре бик гади. Укыган әсәрләрнең кызыклы, башкаларны җәлеп итәрлек өзеген “ВКонтакте” социаль челтәрендә үз сәхифәңдә #әдәбимарафон #Татарстан китап нәшрияты һәм #Татнетны үстерү фонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Укыган китапның саны мөһим түгел. 21 көн буе син бер китап укысаң да ярый,  ә иң мөһиме – китап укуны көндәлек гадәткә кертү.

Татар китабы язмышына битараф булмаган райондашларыбызны 1нче апрельдән башланып 21 көн дәвам итәчәк җиденче #әдәбимарафонда катнашырга чакырам.

Халисә Хәертдинова,  2 нче мәктәп укытучысы

Фотолар автор тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев