Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның социаль-икътисади күрсәткечләре ни сөйли? (йомгаклау сессиясе)

Районның йомгаклау сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан министрлыклары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутлары Рамил Төхвәтуллин, Ринат Шәфигуллин, ветеранннар, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.


Районның узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов таныштырды. Татарстан районнары арасында социаль-икътисади күрсәткеч рейтингында безнең район берничә баскычка түбән төшкән, хәзер ул 43 район арасында 21нче урынны били. Фәрит Мөхәммәтшин моны тәнкыйтьләп, “Бу – сезнең урын түгел. Мөмкинлекләрегез бар, бергәләп хәл итү юлын табарга тырышыгыз”, - диде.

Узган ел авыл хуҗалыклары тарафыннан 2,4 млрд сумнан артык тулаем продукция җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иң эре аграр предприятиеләре – “Август-Лениногорск”, “Ялтау”, “Лениногорск кошчылык фабрикасы”, “Сатурн-Урал”, “Маркс”. Район башлыгы үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагында мал саны кимүен дә әйтеп узды.

Бүгенге көндә район территориясендә  2 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре үз эшчәнлеген алып бара икән.  "Аларда 4 меңнән артык кеше эшли. Үзмәшгуль булып 1837 лениногорскилы теркәлгән", - диде Рәгать Хөсәенов.

  
Район башлыгы үз чыгышында социаль яктан мөһим булган проектларны реализацияләү эше буенча сөйләде. Узган ел 17 кеше торак шартларын яхшырткан. Бу елга алда торган бурычларның берсе – ике күпкатлы йортларны кулланылышка тапшыру. Аның берсе – Достоевский урамында 120 фатирлы йорт, икенчесе – Садриев урамында 69 фатирлы йорт.

Узган ел юл-урам  челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча эшләнгән, тик бу өлкәдә эшлисе эшләр бик күп, халыктан да юллар ремонты сорап, зарлар, сораулар килә.

 Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Лениногорск – нефть төбәге башлангычы.
-    Сезнең район бик күп төрле республика программалары һәм илкүләм проектларда катнаша. Районга инвесторлар җәлеп итү кирәк. 6 промышленность  мәйданчыгы бар, дип әйттегез. Димәк, шартлар тудырылган, уйлап, эшләтеп җибәрергә кирәк. Эшмәкәрләр белән уңай эш формалары булдырылган. Тик актив инвесторлар эзләргә һәм мәйданчыкларны буш тотарга түгел. Шулай ук авыл халкының активлыгын да үстерергә тәкъдим итәм, - диде Фәрит Хәйрулла улы.

Рәгать Хөсәенов сәламәтлек саклау өлкәсе турында сөйләгәндә, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка рәхмәтен җиткерде.  "Пандемия вакытында саклану чаралары белән тәэмин иттеләр, бик зур ярдәм күрсәттеләр", ди.

Район башлыгы медицина өлкәсенә кадрлар җәлеп итү эше дәвам ителәчәген әйтте, узган ел 9 табиб эшкә алынган икән, быел да белгечләр килүе көтелә. Алар торак белән тәэмин ителәчәк.

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев