Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Римма Ратникованың әнисе - Лена ханым: «Путин мине ничек онытмаган?!»

Казанда яшәүче Лена Булатова шушы көннәрдә 90 яшен тутырган.

Бу хакта инстаграмда үз сәхифәсендә аның кызы Римма Ратникова видео урнаштырган иде.

Лена ханым Сабирҗановна  анда Россия Президентының котлау открыткасын укый. 40 елга якын балаларга белем биргән укытучы, үзен хөрмәтләүләренә сөенә. Әнә, Россия Президентыннан килгән котлауны күргәч: «Путин мине ничек онытмаган?! — ди икән.

– Әниебезнең әтисе укытучы булган. Әни дә аның юлын сайлаган. Тарих теле укытучысы белгечлеге алгач, әнине Шөгер районының (хәзерге Лениногорск) Федотовка авылына эшкә җибәрәләр. Язмыш аны күп кенә җирләрдә йөртә. Әти белән тормыш коргач, Шөгер, Саба, Кукмара, Мамадышта да яшиләр, – ди Римма Ратникова.

Атлас белән Ленаның өч балалары – Римма, Рита, Рафаэль туа. Алар сабыйларга үзенчәлекле исемнәр сайлый.

– Аларның гаиләләре бай булган, сәнәк сугышы вакытында байлыкларын талаганнар, совет властена яраклашыптыр инде, бабай Чапаев фамилиясен алган, – ди Римма ханым.

Гаилә коргач, Сабирҗан абый балаларына да үзенчәлекле исемнәр куша. Лена ханымның Хәндәсә, Лира исемле апалары, Асфальт исемле энесе була.
– Әнием чеп-чи татар хатыны. Риза Фәхретдин нәселеннән ул. Тарихны татар телендә укыткан кеше ул. Котлау открыткасын гына ничек бар шулай укыды. Аллага шөкер, әниебез бик акыллы, барысын да хәтерли, үз аягында йөри. Энем белән бергә яши, – ди Римма ханым.

– Тиздән әтием турында “Кукмара. Булатов дәвере” дигән китапны тәкъдир итәчәкбез. Анда әнинең язмышы турында да язылган. Инстаграм аша йөзләгән котлау алдык. Ярты гасыр элек укыткан укучыларына кадәр язды. Әнине онытмаганнары өчен зур рәхмәт. Ул бик сөенде. Ә миңа һәм минем туганнарыма әле тагын күп еллар әниле булырга язсын!

"Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X