Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үрнәк авылына Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге килде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Үрнәк авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Глазово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимова Р.Т. катнашында Үрнәктә мәҗбүри медицина иминияте буенча укулар үткәрелде, җирле җитештерүдәге алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар, суррогат алкоголь куллануның агулану һәм зарарлы нәтиҗәләре турында фикер алышынды, "Халык контроле"  системасына халыктан мөрәҗәгатьләрне активлаштыруга басым ясалды.
Алга таба кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Төрле сораулар белән барлыгы алты кеше мөрәҗәгать итте.

Шулай ук, экстремизмга каршы ункөнлек алдыннан экстремизм, терроризм күренешләрен, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлтелгән мәсьәләләргә дә игътибар бирелде. Катнашучылар алынган мәгълүматтан канәгать калды.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев