Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп линейкалары үткәрүне хуплады

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен мәктәп линейкалары үткәрү идеясен хупладылар. Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

 

«Мәктәп линейкаларын үткәрүне бернинди тыю да юк. Моннан тыш, без хәтта беренче сыйныф укучылары өчен линейкалар үткәрү яклы, чөнки бу алар өчен бәйрәм – Белем көне. Бүгенге көндә вазгыятьнең тотрыклы булуын исәпкә алып, бу бәйрәмнән мәхрүм итү бик дөрес булмас», – диде спикер.

Әмма Авдонина 1 сентябрьдә барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш, дип искәртте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе линийкаларны бөтен мәктәп өчен түгел, параллель рәвештә үткәрергә киңәш итә. Уку елының тантаналы башлануы аеруча мөһим булган классларны сайлау яхшырак: беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар.

«Һичшиксез, һава шартлары мөмкинлек бирсә, линейкаларны урамда үткәрергә кирәк. Әгәр ата-аналар булса, алар битлекләрдә булырга тиеш. Аңлашыла ки, сыйныфларны параллель рәвештә периметр буенча метр ярым дистанциягә куярга кирәк», – дип нәтиҗә ясады республика кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/19-08-2020/rospotrebnadzor-berenche-syynyf-ukuchylary-chen-m-kt-p-lineykalary-tk-r-ne-huplady-5764579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев