Роспотребнадзор битлекләрне кайчанга кадәр киеп йөриячәгебезне әйтте
Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтеп килдек. Алар вируслы инфекция йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы, ягъни ким дигәндә мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Авдонина.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.
https://tatar-inform.tatar/news/health/24-08-2020/rospotrebnadzor-bitlek-rezhimy-kim-dig-nd-martka-kad-r-gam-ld-bulachak-5765768
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев