Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор эксперты офисларда битлек режимын гамәлдән чыгаруның шартларын атады

Офисларда битлек режимын гамәлдән чыгару өчен барлык хезмәткәрләр дә коронавируска каршы прививка ясатырга яки аның белән авырган булырга тиеш.

Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының бүлек мөдире Вадим Покровский шулай дип белдерде.

«Барлык хезмәткәрләр дә прививка ясатса яки коронавирус белән авырып чыкса, битлекләрне салырбыз дип уйлыйм. Әмма барысы да гомуми эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — дип искәртте эксперт Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Шул ук вакытта, академик офисларның төзелеше, аеруча эчке вентиляция белән җиһазландырылганнары, кайбер патогеннарның таралуын җиңеләйтүенә игътибар юнәлтте. Тулаем алганда, аның фикеренчә, хәзерге вакытта чир теләсә кайсы урында һәм теләсә кайчан «кабынып китәргә» мөмкин.

Покровский ачыклык керткәнчә, эш шунда ки, илдә коронавирус эпидемиясе әле төгәлләнмәде — «хәзерге вакытта әлеге инфекцияне йоктыру очраклары узган елның җәенә караганда күбрәк теркәлә».

Шуңа бәйле рәвештә, галим эштә битлек кияргә, кулларны ешрак юарга һәм санитайзерлардан файдаланырга киңәш итте. Ул шулай ук санитар-эпидемиологик чараларны бозган өчен штрафлар каралуын искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев