Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия авыл хуҗалыгы министры: "Без санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен телибез"

Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә каршы санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен теләвен белдергән. Әгәр алар гамәлдән чыгарылса да, Россия базарында кытлык булмаячак, чөнки күп кенә тармакларда продукция импортына бәйлелек юк, дигән Ткачев «Россия 24» эфирында....

Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр.


Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә каршы санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен теләвен белдергән. Әгәр алар гамәлдән чыгарылса да, Россия базарында кытлык булмаячак, чөнки күп кенә тармакларда продукция импортына бәйлелек юк, дигән Ткачев «Россия 24» эфирында.

"2017 ел ахырына кадәр санкцияләрнең гамәлдән чыгу-чыкмавын беркем дә белми. Без тагын биш ел дәвам итүен теләр идек. Әгәр санкцияләр гамәлдән чыкса да, куркыныч юк, - дигән министр. - Беренчедән, без көндәшлеккә сәләтле, дәүләт ярдәме дәрәҗәсе югары: Россия буенча авыл хуҗалыгы рентабельлеге дәүләт ярдәме белән уртача 20 процент, ә аннан башка - 10 процент. Икенчедән, девальвация: долларның 30 түгел, ә 60 сум булуын онытмаска кирәк. Нәтиҗәдә, доллар белән бәяне чагыштырганда, ул кыйммәтләнә. Россиялеләр кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән товарларны эзли башлады".

Искәртеп үтик: 2014 елның августында Россиядә Евросоюз, АКШ, Канада, Австралия һәм Норвегиядән кертелә торган товарларга чик куелды. Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: россия авыл хуҗалыгы санкция