Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия дүрт ил белән авиаэлемтәне яңадан башлаячак

Россия тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен илгә керүгә бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгарачак.

 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән Россиягә сәфәр кылуга бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылачак», - диелә РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән документ текстында.

Хәзер әлеге илләрнең гражданнары Россиягә һава юлы белән килә алачак. Бу илләргә Россия гражданнары да юл тота ала. Вьетнамга — Мәскәү-Ханой, Һиндстанга Мәскәү-Дәһли рейсы белән сәфәр кылырга, Финляндиягә (Хельсинки) исә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан юл тотарга мөмкин. Очкычлар рейсларны атнасына ике тапкыр ясаячак.

Мәскәү-Доха (Катар) рейсыннан пассажирлар атнасына өч тапкыр файдалана алачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев