Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә электрон паспортларның нинди булачагы билгеле

Россия гражданинының электрон паспорты хәзерге чит ил паспортындагы кебек чиплы банк картасын хәтерләтәчәк. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе полиция генерал-майоры Валентина Казакова сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.

 

Карточкада фотография, фамилия, исем һәм атасының исеме, туган көне һәм туган урынын күрсәтү планлаштырыла. Чипта бу мәгълүмат булачак, дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Моннан тыш, Валентина Казакова сүзләренчә, «чипка бармак эзләре, фоторәсемнәр һәм төрле белешмәләр: яшәү урыны буенча теркәлү, СНИЛС, бәлки, машина йөртү хокукы һәм башкалар керәчәк».

Цифрлы паспортларны кертүнең төгәл сроклары билгеләнмәгән, чөнки Эчке эшләр министрлыгы әлегә яңа документны эшли генә.

« бу акрын күчеш, Россия гражданнары теләге буенча акрынлап алыштыру булыр дип көтелә», — дип ышандырды Казакова һәм электрон паспортның мәгълүмати ресурслардан файдалану һәм дәүләт хезмәтләрен алу өчен, шулай ук электрон имза алу өчен уңайлы булачагын өстәде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев