Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә машина йөртү хокукы таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

1 апрельдән Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк.

 

«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булачак машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән реаль юл хәрәкәте шартларында гына идарә итәргә әзерлегенә объектив бәя бирәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Яңалык җиңел автомобиль, йөк машинасы һәм автобус белән идарә итәргә әзерләнүчеләргә кагылачак. Мотоцикл йөртү хокукын алырга теләүчеләр өчен имтихан элеккеге форматта булачак.

Моннан тыш, штраф баллары исәпләнә торган хокук бозулар һәм хаталар исемлеге дә үзгәргән. Исемлекне төркемнәргә бер, ике һәм өч балл буенча бүлгәннәр. Аерым блокка тупас хаталар чыгарылган, алар булганда имтихан шунда ук туктатыла. Хәзер хаталарга куркынычсызлык каешын эләктермәү яки юлда телефон куллану өстәлә. Элеккеге кебек үк, имтиханны уңышлы тапшыру өчен штраф баллы биштән артмаска тиеш.

Тагын бер яңалык — имтихан вакытында машинада күзәтүченең булу мөмкинлеге. Бу рольдә үз чиратларын көткән машина йөртүчеләргә кандидатлар, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре була ала. Бу чара имтиханның үтә күренмәлелеген арттырырга һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев