Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Татар кызы бәйгесе" узды (+ФОТОЛАР)

Милли калфаклар, милли күлмәкләр, бизәкле читекләр, матур, килешле алкалар һәм үзебезнең тыйнак, чибәр дә булган татар кызлары. Әнә шундый милли рух бөркелеп торды “Татар кызы” бәйгесендә. 11нче гимназиянең актлар залы татар җырына, татар биюләренә күмелде.

“Татар кызы” бәйгесенең башта сайлап алу туры узган. Финалга 13 кыз үткән, 11е катнаша алды. Алар – район һәм шәһәр мәктәпләрендә укучы кызлар. Финал өлешендә берничә этапны узарга кирәк иде. Беренчесе – интеллектуаль тур. Конкурста катнашучылар тиз генә  сорауга җавап яздылар да конвертка салып, жюрига тапшырдылар. Жюрида – шәһәр башылыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе – Тәслимә Рафикова, Үзәк китапханәнең милли бүлек җитәкчесе Ләйсән Рахманова, Мәдәният идарәсе белгече – Венера Нигъмәтуллина. Алар конкурсның һәр этабын иләк аша үткәреп, гадел бәяләделәр.

Бүгенге көн татар кызы нинди ул? Конкурсның соңгы этабы әнә шундый биремнән гыйбарәт иде. Конкурсны алып баручы Фәридә Әхмәтшина  кызлардан фикерләрен әйттерде.
Алар фикеренчә, татар кызы – тыйнак, эшкә уңган, туган телен, туган илен, әти-әнисен хөрмәтли торган булырга тиеш. Шулай ук укымышлы, зыялы, креатив та булырга кирәк. Тышкы матурлык кына түгел, эчке дөньясы да матур булсын, дигән фикер җиткерделәр. 


Жюрида утыручыларга кызларга бәя бирү иң авыры булды. Гөлфирә Рафикова: “Без кызлар сезгә сокланып утырдык, булдырдыгыз. Әле фото, видеоларның берничәсен район башлыгына да җибәреп тордым. Ул да молодцы, дип язды. Киләчәктә дә миллилекне югалтмыйча, татар кызы исеменә тап төшермичә яшәгез”, - диде. 

 Конкурс булгач, урыннар билгеләмичә дә булмый. “Татар кызы” бәйгесендә Гран-прига Урмышлы мәктәбеннән Сөмбел Хәбибуллина ия булды.

Кызларга дипломнар, шулай ук район башлыгы исеменнән акчалата шулай ук район башлыгы исеменнән акчалата премияләр тапшырылды. 

Урыннар.
I урынны ике кыз бүлеште: Ильвина Бәдретдинова (Урдалы) һәм Нәзилә Шәңгәрәева (Шөгер)
II урынга ике кыз билгеләнде: Ләйлә Сираева (Иске Иштирәк) һәм Гүзәлия Гильманова (11нче гимназия)
III урынны ике кыз алды: Сөембикә Мөхәммәтшина, Кирлегәч мәктәбе һәм Азалия Сөләйманова (Керкәле)
 “Иң илһамлы кыз” номинациясендә җиңүче Азалия Канзафарова, 6нчы мәктәп
 “Зыялы кыз” номинациясендә Эльнара Кашапова, 10нчы мәктәп
 “Иң мөлаем кыз” номинациясендә Илина Корнилова, Иске Куак мәктәбе
 “Халык мәхәббәте” номинациясендә Ильвира Ситдикова, Тимәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев