Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә җәйнең нинди булачагы билгеле

Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, диде Роман Вильфанд.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә җәй көне Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлады. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Метеоролог сүзләренчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен актуаль.

«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булачак», — дип белдерде Вильфанд.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, шулай да хәзер озак вакытка фараз ясау кыен.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-04-2021/rossiyad-yne-nindi-bulachagy-bilgele-5819456

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев