Заман сулышы

Салават оештырган автоузышта һәлакәт килеп чыккан

Бүген Яр Чаллыда "Салават Кубогы" ярышлары узды. Анда күңелсез хәл килеп чыккан. СССР һәм Россия чемпионы, «Париж-Дакар» раллие җиңүчесе Владимир Гольцовның кызы Наталья Гольцова ярышта зур авариягә эләккән. Спортсменка башка узышчылар белән ярышкан вакытта кинәт кенә аның машинасын трассадан атып бәреп, әйләндереп каплый. Тизлек тә бик югары булган. Бик нык...

Бүген Яр Чаллыда "Салават Кубогы" ярышлары узды. Анда күңелсез хәл килеп чыккан.
СССР һәм Россия чемпионы, «Париж-Дакар» раллие җиңүчесе Владимир Гольцовның кызы Наталья Гольцова ярышта зур авариягә эләккән. Спортсменка башка узышчылар белән ярышкан вакытта кинәт кенә аның машинасын трассадан атып бәреп, әйләндереп каплый. Тизлек тә бик югары булган.
Бик нык бәрелүдән Наталья хәтта аңын да югалткан, аңа шундук беренче ярдәм күрсәтәләр. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китте, дип яза "Челнинские известия" сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: