Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салымны 1 айга иртәрәк түләп бетерергә кирәк

Физик затларның 80 проценты милек салымын түләү мәсьәләсенә бик җаваплы карый. Үз бурычын вакытында үтәмәүчеләрне исә пенилар һәм штрафлар белән куркыталар. Быел физик затлардан җыелырга тиешле салымның гомуми суммасы - 4 миллиард 975 миллион сум. Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренчә, ел саен бу җыемнарның...

Физик затларның 80 проценты милек салымын түләү мәсьәләсенә бик җаваплы карый. Үз бурычын вакытында үтәмәүчеләрне исә пенилар һәм штрафлар белән куркыталар.
Быел физик затлардан җыелырга тиешле салымның гомуми суммасы - 4 миллиард 975 миллион сум. Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренчә, ел саен бу җыемнарның күләме арта бара. Агымдагы елда, былтыргы белән чагыштырганда, 14,4 процентка үсеш күзәтелә. Нигездә, мондый тенденция транспорт чаралары өчен түләнгән салым хисабына күзәтелә. Машиналы кешеләр артканнан-арта бара. Шуңа бәйле рәвештә физик затлар тарафыннан түләнергә тиешле транспорт салымы күләме быел 17,6 процентка күбрәк.
Физик затлар мөлкәтенә һәм транспорт, җир салымын быел, өстәмә чыгымнар тотмыйм дисәң, 2015 елның 1 октябренә кадәр түләп өлгерергә кирәк, ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе. Узган елларда бу срок 1 ноябрь иде. Салым түләүчеләрнең 51 проценты үз бурычын үтәгән инде. Шул рәвешле бюджет 2,5 миллиард сумга тулыланган. Калган гражданнарга салымны якындагы көннәрдә түләргә киңәш ителә. Моны банк һәм анда урнаштырылган терминаллар, "Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте" инфоматлары, Россия федераль салым хезмәте сайтының бер төркем сервисы аша эшләп була.
Милек хуҗасы була торап та, физик затка салым түләү кирәклеген хәбәр итүче белешмәләр килмәсә, аңа салым органнарына барып, бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелә.
Марат Сафиуллин быел физик затларга милек салымы соңгы тапкыр инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнүен билгеләп узды. Киләсе елда инде кадастр бәясе нигезгә алыначак. Киләсе елда түләнәчәк салым күләмен Россия федераль салым хезмәтенең яңа сервисы - "Физик затларның милек салымы калькуляторы ярдәмендә исәпләргә була.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым