Салым декларациясен тутыру мәсьәләләре буенча вебинарга чакыралар
Вебинар да теләгән һәркем катнаша ала. Бушлай.
8 апрельдә иртәнге сәгать унда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " темасына теләгән һәркем өчен бушлай вебинарга чакыра.
Вебинарның спикеры Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Сергеева булачак.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда түбәндәге сылтама буенча сораулар бирү мөмкинлеге каралган : https://events.webinar.ru/36629829/8417857 - «Буду участвовать» дигән төймәгә басарга.
УФНС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев