Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабикколда яшәүче Якуповлар гаиләсе

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды. Гөлсирин апа белән Рәшит абый Якуповларның өе хәзер шәһәр фатирыннан бер дә ким түгел, анда барлык уңайлыклар ясалган, хәтта душ кабинасына кадәр бар. Өйнең эче заманча итеп үзгәртелгән,...

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды.

Гөлсирин апа белән Рәшит абый Якуповларның өе хәзер шәһәр фатирыннан бер дә ким түгел, анда барлык уңайлыклар ясалган, хәтта душ кабинасына кадәр бар.

Өйнең эче заманча итеп үзгәртелгән, бар нәрсә дә зәвыкъ белән эшләнелгән. Ике малайлары Равил белән Фәрит шулай тырыша икән. «Әзрәк туктатып торыгыз бу ремонтны дип әйтәм, малайларга, - ди Гөлсирин апа. - Инде менә өй каршындагы койманы ясарга җыеналар». 85 яшьлек Рәшит абыйга, күз тимәсен, егетләр кебек әле.
Озак еллар мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән, аннан соң авылдашларына Сарабиккол тарихын кайтарган ихтирамга лаек кеше. Гөлсирин апа элек авылда китап кибетендә эшләгән, ял җитүгә сатарга базарларга йөргән чаклары күп булган. Хәзер авылның ветераннар советын җитәкли. Бу вазифадан китәм дисә дә, үгетләп-кыстап тагын калдырганнар икән.
Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якуповлар