Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабикколдан язалар: "Запорожец"лар узышы шау-гөр килеп узды, казаннарда пылау пеште

Сарабиккол егетләре тагын бер кат чын булдыклы булуларын расладылар дип сүземне авылда шаулап-гөрләп узган “Запорожец” һәм “Нива” машиналары ярышларыннан калган якты хисләрем белән уртаклашасым килә.


Икенче ел рәттән авылыбызда шушы узыш уза. Төп башлап йөрүчеләре: Радик Мостафин, Альберт Насриев, Зөлфәт һәм Зөлфирә Төхвәтуллиннар – шушы туфракка кендек каны тамган егетләребез, кызыбыз. Барлык оештыру эшләре белән идарә итүче ике асыл егетебез: хуҗалыкның баш белгечләре – Илгиз Зиятдинов, Ренат Исмәгыйлев булды.

Әйе, Сарабиккол авылы – олы тарихлы, илгә-көнгә Советлар Союзы Герое Гыйльми Авзалетдин улы Багаутдиновны биргән авыл ул. Бу узышта катнашучылар героебыз призына ярыштылар. Героебызның иң якын кешеләре, бертуган энесенең балалары – Минзилә Шагвәлиева һәм Рәзинә Шириева һәм Минзилә апанң улы Ленар әлеге чарага чакырулы иде. 2нче ел рәттән чакыруыбызны шатланып кабул итеп, бәйрәмгә кайталар, узышны тамаша кылалар. Рәхмәт аларга. Ә героебызның бертуган энесе Сәгыйть абый, аның тормыш иптәше Зифа апа бүгенге көндә авылыбызда көн күрәләр, инде яшьләре олы булу сәбәпле, чарада катнаша алмыйлар. Исәнлек-саулык телибез.

Узышларга Лениногорскидан район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмарданов, яшьләр эшләре, спорт идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров килделәр. Район башлыгының 40 эшен кырык якка ташлап, мондый чарада катнашырга вакыт табуы – олы ихтирам түгелмени?

Радик Әсгать улы узышка дип юллаган бүләкләр саллы иде. Үзе генә һава шартлары начар булу сәбәпле, катнаша алмады.
Бәйрәм кунаклары өчен  хуҗалык җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина һәм аның эштә дә, тормышта да ышанычлы терәге Зөлфәт Әнәс улы табыннарны мулдан әзерләткән иде. Илгиз һәм Ренат тәкъдиме белән яккан учакларда дәү казаннарда шулпа-пылау кебек ризыклар әзерләнү – олы кунакчыллык билгесе булды.

Быел Сабантуй узмагач, мәйданыбыз боегып калган иде. Ә менә бу узыш тугайга яшәү дәрте бирде сыман. Күпсанлы кунакларның, хәтта күрше Башкортстаннан да бар, катнашуы төрле милләт халкын берләштерде.
Чара барышында хезмәт куючы авылдашларыма рәхмәт әйтәм. Алда да безне мондый очрашулар көтеп торсын. Булдыклы егет-кызлары булган авыл, һичшиксез, яшәр- яшьнәр әле.

Узышның җиңүчеләре:
I урында – Динар Бигманов, II урында – бертуганы Ленар Бигманов (икесе дә Керкәле егетләре. Ленар бик уңган, эшчән, күркәм гаилә башлыгы). III урынны Зеленая Роща егете Газинур Бикбов алды.

Гүзәл Адельшина, Сарабиккол авыл башлыгы

ТУЛЫРАК "ЗАМАН СУЛЫШЫ" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев