Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сбербанк мошенниклыкның яңа алымнары турында кисәтте

Телефон мошенниклары үз эшләрендә роботларны актив куллана башлаган.

Алар Сбербанк ярдәмчесе рәвешендә клиентларга шикле операцияләр турында хәбәр итә һәм ялган банк хезмәткәре белән тоташтырырга тәкъдим итә. Бу хакта банкның Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Телефон мошенниклары ярдәмче роботларны актив куллана башлады», — дип кисәттеләр банкта.

Схеманың шактый гади булуы әйтелә. Ул «иминлек хезмәтеннән шалтыратуны» кабатлый, әмма махсус укытылган кешеләрне роботлар алмаштырган. «Хәзер янәсе Сбербанктан ярдәмче робот шалтырата һәм шикле операцияләр турында хәбәр итә, шуннан соң фиктив иминлек хезмәте белән тоташтырырга тәкъдим итә», — диделәр банкта.  

Сбербанкта мошенникларның еш кына +7 495 яки +7 499 саннарына башланган номерлардан шалтыратуын әйттеләр. Шул ук вакытта банк 900 номерыннан шалтырата. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X