Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәгать ничәдә тудыгыз?

Астрологлар фикернчә, тәүлекнең һәр ике сәгате белән нинди дә булса бер планета, Кояш яисә Ай идарә итә. Баланың кайсы планета "хуҗалыгында" аваз бирүе белән, аның киләчәге, холкы билгеләнә.

ТӨНГЕ 12 БЕЛӘН 2 АРАСЫНДА ТУСАГЫЗ

Сез — Меркурий йогынтысында. Сез артык кызыксынучан кеше, бар нәрсәне белергә омтыласыз. Гәйбәтләргә тарты­луыгыз яхшыга алып бармый. Яраткан кешегезне башкага алыштыру сезнең өчен зур проблема түгел. Актив тормыш алып баруыгыз, юмор хисен тоюыгыз башкаларны сезгә тарта.Күңелегез дә һәрвакыт яшь булып калыр. ЭШЧӘН КЕШЕ 2 белән 4 арасында Венера планетасы идарә итә. Сез, бал корты сыман, тормышыгызнк эшкә багышлыйсыз. Яхшы хакка тауны да урыныннан күчерер идегез. Эштә генә түгел, мәхәббәттә дә мак­сатыгызга ирешәсез. Кем­гәдер күзегез төшсә, һич­шиксез, үзегезгә карата- чаксыз. Аңа да милеккә караган кебек карыйсыз. Бу сыйфатыгыз яхшыга алып бармас.

ЛИДЕРЛАР ВАКЫТЫ

Сәгать 4 белән 6 арасында туганнар — Марс планетасы йогынтысында. Язмыш аларга җитәкче вазыйфасын әзерли. Беренчелеккә омтылу­лары тирә-яктагыларга нык тәэ­сир итә. Аларның ирегенә һәм бәйсезлегенә кул суза, һәр адымы, эше өчен аңлатма сорый күрмәгез. Алар туры сүзле, максатка ирешүчән. Алдашу хас түгел. Бу ва­кытта туганнарга киңәш: башка­ларның терәк-таянычыннан баш тартмагыз.

КИЛӘЧӘКНЕ ФАРАЗЛЫЙЛАР

Сәгать 6 белән 8 арасында Нептун хөкем итә. Бу вакытта туганнарның күңеле нечкә. Эчке дөньясының ишек­ләре башкалар өчен ябык. Ялгызлыкка тартылалар. Усал да булалар. Фантазия­ләре бай, күбрәк күңелендә төзегән дөньяда яшиләр. Интуиция көче зур. Мистик көчкә ияләр, киләчәкне фаразлый, үткәнне күрә беләләр. Үзенең шәхси тормышы турында ачылмый. Үзен бөек эшләр, изге максатларга багышлый ала. Моның өчен ул гаилә учагыннан читләшә.

АЧЫК КҮҢЕЛЛЕЛӘР

8 белән 10 арасында дөньяга килгән­нәрнең «хуҗасы» — Уран планетасы. Ачык күңеллеләр, барысы да алар­га тартыла. Шул сәбәпле, бу ва­кытта туганнар бар серләрне белә, һәркемгә киңәш бирә. Башкалар­дан бик аерылмый. Әмма кешелекле, гади, гуманист булганы өчен күпләр аларны үз итә. Тормышларын изге эшкә, көчсезләргә ярдәм итүгә багыш­лаячаклар.

СӘЯСӘТЧЕЛӘР ВАКЫТЫ

10 белән 12 арасында Сатурн идарә итә. Бу вакытта намуслылар дөньяга килә. Үз-үзен кулда тота белә. Хис- тойгыларга бирелми. Алардан ях­шы сәясәтчеләр чыга. Җәмәгать эшен­дә зур уңышларга ирешә. Ихтыяр көчләрен яшерүләре дә ихтимал. Әм­ма юлларын кисеп үтүче булса, шун­да ук аны куып тотачак. Сатурнлылар «сугышучы» сыйфатларын озак яшерә

ТОРМЫШКА ҖИҢЕЛ КАРЫЙЛАР

Сәгать 12 белән көндезге 2 арасында юпитерлылар дөньяга килә. Алар яңадан-яңа хисләргә чума. Сәяхәт итәргә, яңа кешеләр белән аралашырга, сөяр­кәләрен алыштырырга, яңа һөнәрләргә ия булырга омтыла. Чит ил кешесенә өйләнәләр (кияүгә чыгалар). Тормышка җиңелчә карыйлар. Тирә-юньдәгеләргә алар белән аралашу авыррак.

КӨЧЛЕ КЕШЕЛӘР ДӨНЬЯГА КИЛӘ

Сәгать көндезге 2 белән 4 арасын­да Плутон планетасы идарә итә. Бу ва­кытта көчле кешеләр дөньяга килә. Тормыш авырлыклары аларны тагын да көчлерәк итә. Тормыш баскыч­лары буенча бер күтәрелеп, бер төшеп чыныгалар. Аларга киңәш: яшәү чо­рында тормышка ашарлык максатлар куегыз.

ВЕНЕРА ЙОГЫНТЫСЫНДА

Сәгать көндезге 4 белән 6 арасын­да Венера планетасы идарә итә. Бу вакытта туучылар — гаилә һәм мә­хәббәт «алиһә»ләре. Кабатланмас бер­дәнбер яртыларын эзлиләр. Сөеклесен эзләгәндә, еш кына күңеле кайтуы ихтимал. Венералылар иртә тормыш ко­ра яисә ялгыз кала. Ачыклар, тирә-юньдәгеләрне аңлый беләләр.

КӨЧ-ДӘРТЛӘРЕ СҮНМИ

Сәгать кичке 6 белән 8 арасында Меркурий хөкем итә. Бу вакытта туучыларның холкы нык була. Төрле четерекле хәл-шартлардан юл таба ала. Күңел төшенкелегенә бирелми. Көч-дәрте сүнми. Бу вакытта туганнарга киңәш:һәрнәрсәне акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Үз мәнфәгатегезне тирә-юньдәгеләрдән өстен куймагыз.

КОЯШ СЫМАН БАЛКЫЙЛАР

Сәгать кичке 8 һәм 10 арасында туган­нар — Кояш йогын­тысында. Романтик күңеллеләр. Мәхәб­бәт маҗараларына юлыкмыйча бер көн­не дә үткәрмиләр. Кояш сыман балкыйлар. Тор- мышларын сәхнә белән бәйлиләр. Меңләгән, мил­лионлаган караш астында да югалып калмыйлар. Алар белән аралашуы күңелле, һәр­кем белән уртак тел таба белә­ләр. Балаларны, хайваннарны яра- талар.

УҢЫШ - 40 ЯШЬТӘН СОҢ

Сәгать төнге 10 белән 12 арасында туучылар белән Ай идарә итә. Алардан яшәү көче ташып то­ра, әмма үзләрен бәхетле итеп той­мыйлар. Эчке тынычлык җитми. Фәлсәфи уйлануларга еш биреләләр. Карьера үсеше әкрен бара, уңышларга 40 яшьтән соң ирешәләр. Шәхси тормышында, киресенчә, барысы да яхшы. Тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләр баштан ук тыгыз үрелә.

 

Фото-Pixabay.com
 http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X