Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә бер көндә әнисез дә, йортсыз да калган балага ярдәм күрсәткәннәр

Шөгер авылындагы Чкалов мәктәбенең IX сыйныфында укучы Айдарыбызның кечкенә йөрәген кайгы пәрдәсе каплап алды. Озакка сузылган каты авырудан соң ул әнисен югалтты. 8 февральдә әнисен җирләргә киткән җирдән Шөгернең завод ягында булган өйләренә кайтырга насыйп булмый аларның ятим калган гаиләсенә. Туганнары белән бергә зиратта вакытта янгын йортларын кара күмергә әйләндерә....

Шөгер авылындагы Чкалов мәктәбенең IX сыйныфында укучы Айдарыбызның кечкенә йөрәген кайгы пәрдәсе каплап алды.
Озакка сузылган каты авырудан соң ул әнисен югалтты. 8 февральдә әнисен җирләргә киткән җирдән Шөгернең завод ягында булган өйләренә кайтырга насыйп булмый аларның ятим калган гаиләсенә. Туганнары белән бергә зиратта вакытта янгын йортларын кара күмергә әйләндерә. Бер мизгелдә яшүсмер әнисез дә, йорт-җирсез дә кала. Халык телендә: "Карак берне урлый, ә янгын барын да юкка чыгара!" дип юкка гына әйтмиләр. Әнисен югалткан, йорт-җирсез, кием-кирәк яракларсыз калган укучыга беренчеләрдән булып, сыйныфташлары, укытучылар, ата-аналар ярдәм кулы сузды.
Хәбәр тиз арада райондагы башка мәктәпләргә дә ирештерелде. Райондашларыбыз бердәм булуына, игелек кылуына, кеше кайгысына битараф булмавына тагын бер кат инандык. Олысы-кечесе кулдан килгәнчә бәхетсезлек кичергән гаиләгә ярдәм кулы сузды. Айдар хәзерге вакытта Шөгердә әбисе янында тора. Бертуган абыйсы шәһәрдә политехник колледжда укый, анда яши.
Айдарның сыйныф җитәкчесе буларак әнисез калган балаларга ярдәм кулы сузган, игелек кылган һәркемгә, район, мәктәбебез укытучыларына, укучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X