Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә бәйрәм итеп кышны озаттылар (фотолар)

Кичә шөгерлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллар халкы Шөгергә - Кышны озату бәйрәменә килде. Халык бик күп иде, стадион көчкә сыйдырды. Бәйрәмгә район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Ул барлык халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук хатын-кызларга матур теләкләрен җиткерде. Кышны озату чарасы Сабантуйны хәтерләтте. Үзешчәннәр концерты спорт уеннары белән...

Кичә шөгерлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллар халкы Шөгергә - Кышны озату бәйрәменә килде.
Халык бик күп иде, стадион көчкә сыйдырды. Бәйрәмгә район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Ул барлык халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук хатын-кызларга матур теләкләрен җиткерде.
Кышны озату чарасы Сабантуйны хәтерләтте. Үзешчәннәр концерты спорт уеннары белән аралашып барды. Кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, чүлмәк вату, кашыкка йомырка кабып йөгерү, ледянкада хатыннарын тартып йөрү кебек уеннарда һәркем диярлек катнашты. Балалар өчен аерым уеннар оештырылды. Җиңүчеләр бүләкләрен алды.
Өшемәс өчен артистларга кушылып биючеләр дә шактый иде. Шулай ук бушлай кайнар чәй эчеп, коймак ашау мөмкинлеге дә булды. Теләүчеләргә шашлык, пылау ашады, тәм-томнар сатып алды. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев