Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең йорт ишегалларын халык үзләре матурлый (фотолар)

Фотодагы бу матурлыкны шәһәрнең Шашин урамы, 4нче йортында яшәүчеләр тудырган. Әлеге урын яныннан берәү дә битараф үтеп китә алмыйдыр. Йорт янындагы бакча участогына агач ботагына сәйләннәр ябыштырып ясагач, куак барлыкка килгән. Клумбаларга чәчәк утыртканнар, тиздән пион, канәфер чәчәк атачак. Бакча кырыенда йомшак уенчыкларны утыртып куйганнар, анда аю, куян, песи һәм...

Фотодагы бу матурлыкны шәһәрнең Шашин урамы, 4нче йортында яшәүчеләр тудырган.

Әлеге урын яныннан берәү дә битараф үтеп китә алмыйдыр. Йорт янындагы бакча участогына агач ботагына сәйләннәр ябыштырып ясагач, куак барлыкка килгән. Клумбаларга чәчәк утыртканнар, тиздән пион, канәфер чәчәк атачак. Бакча кырыенда йомшак уенчыкларны утыртып куйганнар, анда аю, куян, песи һәм башка хайваннар бар. Әлеге уенчыкларны йортта яшәүчеләр, башкалар да алып килгән. Уенчыклар болай гына тормый, алар йә әрҗә өстендә, йә иске уенчык машина арбасында утыралар. Ул йомшак уенчыклар күп, агач кәүсәсендә дә урын алганнар. Йорт янындагы матурлыкны шунда яшәүче Зоя Храмова белән Людмила Кутлиярова тудырган.

- Үзебез шунда яшибез бит, йорт тирәсе ямьләнеп тора. Күршем белән беренче катта гына торабыз, карап, эшләп торырга җайлы. Узган елда төзекләндерүдә катнашкан өчен идарәче компания бүләкләде, рәхмәт әйтте безгә. Монда зур көч кирәкми бит. Чәчәкләрне башта өйдә утыртып, аннары үсентеләрне чыгарып утыртабыз. Астра, вербена, люпин утырттык. Әле быел салкынча булгач, чәчәк атарга соңга калдылар, - дип сөйли Людмила ханым.

Аның кызы гипстан бик матур итеп ике бал корты ясаган, аның берсен кыз итеп киендергән, икенчесе малай. Кибеттә бакчага куяр өчен сатыла торган сувенир сыман, бер аермасы да юк. Бал кортлары да бакча участогында үз урынын алган, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне сокландырып тора.

Җәй айларында, хөрмәтле укучылар, сез дә өй, йорт тирәгезне матурайтасыздыр. Авылда да тик тормыйлардыр, безгә хәбәр итегез, языгыз, фотога төшереп җибәрегез.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев